Татарские поздравления на юбилей 50 лет мужчине
Ир-атны 50 яше белән котлау! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың. Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне  үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа. «Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең […]
Поздравление с юбилеем 50 лет женщине на татарском языке
Хатын-кызны 50 яше белән котлау! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез! Ярты гасыр  күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә […]
Поздравления на татарском языке с юбилеем 60 лет
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 60 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер […]
Поздравление с 55 летием на татарском языке
Картаерга һич тә ашыкма! Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, […]
Поздравления с 65 летием на татарском языке
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 65 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Ир-атны 65 яше тулу уңаеннан котлау!
Поздравления с юбилеем 60 лет женщине на татарском языке
Аккан сулар кебек еллар үтә,Һич туктатып булмый вакытны.Һәр ел саен туган көннәр узаЯкынайтып безгә картлыкны.60 яшьлек гомер гомермениЯшә әйдә тагын алтмышны!